ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Яшел Үзән районы спортчысы джиу-джитсу буенча Дөнья беренчелеге җиңүчесе булды

0

Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 2нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Валерия Нойкина 16 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында джиу-джитсу буенча не-ваза дисциплинасында дөньяда иң яхшы спортчы дип табылды. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы яза.

Ярышлар Грециянең Ираклион шәһәрендә узды.

Валериянең тренеры – Исламкулов Наил Камил улы. Ул төрле дәрәҗәләрдә танылган спортчыларның зур плеядасын тәрбияләгән.

Алга таба яшүсмернең өлкән төркем көндәшләр белән Дөнья Беренчелегендә ярышасы бар, диелә хәбәрдә.