Азнакай укучылары олимпиада призерлары слетында катнашты
«Татнефть» хәйрия фонды, «Сәләтле балалар» программасын тормышка ашыру кысаларында, Әлмәт шәһәрендә «Мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары призерлары слеты»н уздырды. Слет Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә үтте. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
Әлеге чарада Азнакайдан 7 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Ф.Ф., Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбе география укытучысы Шәмсетдинова З.А., район мәгариф идрәсе баш белгече Гыйззәтуллина Л.Н. җитәкчелегендә узган уку елында фән олимпиадаларында җиңү яулаган 9-10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Мәктәп укучылары өчен төрле экскурсияләргә, кызыклы очрашуларга бай бәйрәм чарасы әзерләнгән иде, диелә хәбәрдә.