ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Алабугада ачылачак яңа пляжның эскизларын күрсәттеләр

0

Киләсе елда Алабугада шәһәр пляжы ачылачак. Б хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Алабугалылар күп еллар җәй көне су коену өчен уңайлы урын юк дип зарланды. Быел пляжда масштаблы эшләр башланды. Монда чиста ком булачак, җәяү йөрү өчен уңайлы баскычлар һәм юллар, киенү урыннары, коткаручылар манарасы, туклану нокталары урнаштырылачак.

Проект эскизлары белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграм-каналында уртаклашты, диелә хәбәрдә.