ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Гидрометеорология үзәге: Киләсе атнада кар ил территориясенең 85 процентын каплаячак

0

5 ноябрьгә Россия территориясенең 85 проценты, шул исәптән Идел буе территориясенең күпчелек өлеше кар белән капланачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Якын көннәрдә кар белән капланган территория сизелерлек арта. 5 ноябрьгә бөтен төньяк өлеш, бөтен Төньяк-Көнбатыш федераль округы, бөтен Ерак Көнчыгыш диярлек, Үзәк федераль округ, шулай ук Идел буе федераль округының күпчелек өлеше — барысын да кар каплаячак, бу ким дигәндә 85 процент [тәшкил итә]», — дип аңлатты метеоролог.

Вильфанд сүзләренчә, бу вакытлыча гына ятачак кар капламы булачак. Кар белән капланган һәм карсыз җирнең процент нисбәте үзгәреп торачак. Бу кыш алды чоры өчен гадәти күренеш, дип ачыклык кертте синоптик.