ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Рәсим Баксиков Россия хәрби хезмәткәрләренә гуманитар ярдәм җибәрде

0

Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков 430нчы мотоукчылар полкында хезмәт итүче Россия хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җибәрде.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәрбиләргә маскировка челтәрләре, дроннардан һәм тепловизорлардан качарга мөмкинлек бирә торган юрганнар, 10 штурм бронежилеты, 10 каска һәм 3 квадрокоптер җибәрелгән.

Ярдәм җибәрүдә Agava компанияләр төркеме президенты Владимир Малыгин, «ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» дәүләт бюджет учреждение директоры Азат Галиәхмәтов һәм «Үзебезнекеләргә ярдәм» («Помощь СВОим») хәйрия фонды директоры Марина Порфирьева ярдәм итте.

«Һәрберебез уртак эшкә өлеш кертә ала», - дип билгеләде Баксиков.

Элегрәк Баксиков патриотик тәрбия бирү буенча проектны финанслауны арттыруны сорады.