Зәй ГРЭСының IT-инженеры һәм бухгалтеры «Абилимпикс» призерлары булды
Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2024» милли чемпионаты финалы узды. Анда зәйлеләр дә катнашты. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
ГРЭСның мәгълүмати-коммуникацион технологияләр бүлеге инженеры Раил Рәхимов «Веб-дизайн», ә җитештерү-икътисади төркем бухгалтеры Инга Санникова «Банк эше» компетенциясендә призлы урын алуга иреште.
Яшь хезмәткәрләр әлеге җиңүгә зур әзерлек белән килде. Аларны «Абилимпикс»ка әзерләү һәм чемпионатта катнашуда ГРЭСның персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы Светлана Кубышкина зур көч куйды, диелә хәбәрдә.