ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда начар һава торышы нәтиҗәләре турында сөйләделәр: Агачлар ауды, түбәләр купты

0

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстандагы һава торышы нәтиҗәләре турында сөйләделәр: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә 2 ноябрьгә агач ау һәм түбә кубу турында 12 хәбәр килгән.

Бөгелмә районында җиде агач ауган һәм ике йортның түбәсен җил куптарган.

Ютазы һәм Буа районнарында исә берешәр агач ауган.

Баулы районы Кырым-Сарай авылында мәктәп бинасы түбәсе өлешчә купкан.

Бөгелмә районы Акбаш тимер юл станциясендә җил бер катлы ике фатирлы торак йортның түбәсе куптарып аткан. Биредә биш кешедән (шуларның өчесе – балалар) торган гаилә яши.

Бөгелмәдә Воровский урамында урнашкан биш катлы йорт түбәсен җил куптарган.

Иң көчле җил Бөгелмә районында (секундына 23 метр), Лениногорск һәм Баулыда (секундына 20 метр) теркәлгән.

«Татар-информ»га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта торгызу эшләре бара.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсе Татарстан халкын көчле җил вакытында игътибарлы булырга чакыра:

- урамда реклама щитлары, юл билгеләре, сәүдә павильоннары, түбәләр, автобус тукталышлары һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз;

- зур агачларны урап узыгыз һәм алар янына автотранспортыгызны куймагыз.