Миңнеханов: Кышын юл техникасы ике-өч смена эшләргә әзер булырга тиеш
Соңгы сигез елда Татарстан 700 берәмлек юл-коммуналь техникасы сатып алган. Көзге-кышкы чор башлануга аның техник әзерлеген генә түгел, ә персонал белән дә тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Без сигез елда 700 берәмлек юл-коммуналь техникасы сатып алдык. <...> Техник әзерлек бер нәрсә, бу техника эшләсен өчен персонал белән тәэмин итәргә кирәк. Кирәк булса ике, өч смена эшләсен», – диде республика башлыгы.
Шулай ук ул Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, район администрацияләренә эксплуатацияләүче оешмаларның юлларны көзге-кышкы карап тоту режимына оператив күчүен тәэмин итәргә чакырды.
«Тормоз юлы ике-өч тапкыр арта. Ягъни, әгәр кеше әзер һәм профессионал булмаса, режимга күчү шундук мөмкин түгел. Шуңа да игътибар юнәлтәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул алдагы көннәрдә республикада кар һәм яңгыр явачак, юлларда бозлавык була диде. Шул сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеге чараларын көчәйтү, юлларны һәм җәяүлеләр зоналарын норматив хәлдә тотуга зур игътибар бирү мөһим.