Марат Җәббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясе турында сөйләде
Татарстанда урып-җыю кампаниясе дәвам итә – көнбагыш, кукуруз һәм шикәр чөгендере басуларында уздырасы эшләр бар. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бөтен муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырган. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр сүзләренчә, аграрийларга чәчүлек мәйданының 13 процентында, ягъни 28 мең гектарда көнбагыш суктырасы бар. Соңгы ике атнада шундый ук мәйданда эшләр төгәлләнгән. Кукурузны 23 мең гектар мәйданда суктырасы бар. Узган 14 көндә 30 процент мәйданда, яки 18 мең гектарда эш тәмамланган.
3,5 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере аласы бар. Буа районы (1290 га), Сарман районы (860 га) һәм Тәтеш районы (840 га) хуҗалыкларында шактый зур мәйданда эшләр төгәлләргә кирәк. Узган ике атнада игенчеләр 10 мең гектарда, ягъни барлык мәйданның 18 процентында җыеп бетергән. Һава торышы көн саен 500 гектарда чамасы җыярга мөмкинлек бирә.
Марат Җәббаров мәгълүматлары буенча, якынча 2,5 млн тонна тамыразык казып алынган. 780 тонна эшкәртелеп беткән, 110 тонна шикәр җитештерелгән.