ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Мөслим укытучысы «Россия бөркетләре» проектында үз тәҗрибәсе белән уртаклашты

0

«Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты гамәлгә ашырылып килә. Проект кысаларында «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә башлангыч сыйныф укытучыларының белем күтәрү курслары оештырылды. Мөгаллимнәр ун көн дәвамында «Россия бөркетләре» социаль активлык программасын мәктәпләрдә тормышка ашыру өчен әзерлек үтте. Бу хакта «Мөслим» газетасы яза.

Проектта катнашучылар арасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фәриха Солтанова да бар.

«Россиякүләм чарага Татарстаннан иң яхшы өч социаль-педагогик проект авторын җибәрделәр. Алар арасында безнең мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәриха Солтанованың да булуы аеруча сөенечле. Коллегабызның «Россия бөркетләре» проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучыларның берсе булуы – мәктәп өчен дә зур җиңү!» – дип сөйләде Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.

«Россия бөркетләре» – башлангыч сыйныф укытучылары өчен махсус эшләнгән проект. Әлеге программа үз эченә балаларны укыту һәм тәрбияләүнең заманча ысулларын, талантлы һәм сәләтле укучылар белән эшләү үзенчәлекләрен, кече яшьтәге балалар психологиясен өйрәнүне алган.

«Россиядә әлеге проект дүртенче ел уңышлы эшли. Татарстанда ул 2023 елда старт алды. Без укуларда белем һәм тәҗрибә тупладык, яңа төр программалар өйрәнеп вакыт сизелми дә үтте. Ун көн дәвамында без балалар тәрбияләү буенча фикер алыштык, идеяләребез белән бүлештек. Әлеге чаралар укытучыларның һөнәри компетентлыгын яхшыртуга йогынты ясый. Балалар өчен укытучы абруйлы булырга тиеш», – ди Фәриха Солтанова.

Программа барышында укытучылар төрле тестлар эшләгәннәр, укучылар белән эшләгәндә ярдәм итүче флешмобларда катнашканнар, музыкаль трекларны анализлаганнар. Треклар экология, спорт һәм башка юнәлешләрне колачлаган. Укулардан соң Фәриха Солтановага квалификация күтәрү турында таныклык бирелгән, диелә хәбәрдә.