Чаллы филармониясе «Сак-Сок» бәетенә нигезләнгән татарча мюзикл куя
Чаллы филармониясе Россия Президенты грантына балалар өчен татарча «Сак-Сок канатлары серләре» дип исемләнгән мюзикл әзерли. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Филармония директоры Нәфисә Әхмәтшина әйтүенчә, проектта балалар һәм зур җырчылар катнаша.
«Мюзиклның нигезенә «Сак-Сок» бәете алынды. Композиторлар Ильяс Камалов һәм Лилия Тарханова белән эшлибез. Беренче спектакльне 18 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда бушлай күрсәтәбез. Текст, куелыш, сюжет, киемнәр – барсын да үзебез уйлыйбыз», – диде ул.
Мюзиклның режиссеры – Леонид Скороходов. Ул татар телендә була. Киләчәктә рус теленә тәрҗемә итәргә планлаштырыла, диелә хәбәрдә.