ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Синоптик Казанда кар тулысынча ятачак вакытны фаразлады

0

Татарстанда яшәүчеләр бүген социаль челтәрләрдә беренче кар фотосурәтләре һәм видеолары белән актив уртаклаша. Көчле җил һәм явым-төшем сәбәпле ТР Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүе игълан итте.

Урамдагы хәл – сезон алмашу чорына хас нормаль күренеш. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Күпьеллык климатик күзәтүләр буенча без хәзер чыннан да кыш алды чорына керәбез. Казанда уртача тәүлеклек температура гадәттә 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр төшә башлый», - диде ул.

Узган ел Казанда октябрь азагы шактый салкын булды, ул вакытта инде кар төште, дип искәртте Переведенцев. Ләкин ноябрь башында җылылык дулкыны килде, уртача тәүлеклек температуралар күтәрелде.

«Хәзер һава торышы тотрыксыз. Россия территориясенең бөтен Европа өлеше Баренц диңгезеннән килгән зур циклон йогынтысында. Бүген катнаш кар ява, ә иртәгә без циклонның җылы секторында булачакбыз, көндез температура (Казанда) +5..+7 градуска кадәр күтәрелә. Аннары исә, якшәмбедән башлап, циклонның салкын, тыл өлешенә эләгәбез, температура түбәнәя», - дип өстәде Переведенцев.

Татарстан башкаласында кар капламы уртача тәүлеклек температура -5 градустан түбәнәюгә таба күчкәч тулысынча ята, дип хәбәр итте метеоролог. Ешрак бу ноябрьнең икенче яртысында була. Әмма узган ел җылы һәм салкын дулкыннары чиратлашу сәбәпле тотрыклы кар капламы декабрь башында гына ятты.