ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Сабада «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район шәҗәрә фестивале булды

0

Саба районының Кече Шыңар авылы мәдәният йортында «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район шәҗәрә фестивале узды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Гаилә елы уңаеннан уздырылган фестивальдә Тимершык, Симет һәм Мишә авыл җирлекләре гаиләләре катнашты.

Балалар, әти-әниләре, әби-бабайлар, гаиләләре белән сәхнәдә бергәләп үзләренең оригиналь номерлары белән чыгыш ясады.

Биюләр дә, җырлар да, театральләштерелгән тамашалар да булды, балалар коллективлары чыгыш ясады. Сәхнә чыгышларыннан тыш, иҗади күргәзмә дә оештырылды.

Анда кулдан эшләнгән әйберләр, картиналар, чигүләр, традицион кулинария эшләнмәләре тәкъдим ителде, ә күргәзмәнең төп экспонаты, әлбәттә инде, гаиләләрнең шәҗәрә агачы булды.

Бәйрәм дәвамында мәдәният йортлары солистлары, дуэтлар, «Наза» балалар фольклор коллективы кунакларны һәм тамашачыларны концерт номерлары белән сөендерде, диелә хәбәрдә.