ru24.pro
World News
Ноябрь
2024

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Казан консерваториясе концерты була

0

9 ноябрьдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Татар музыка театры хәзинәсеннән» XXII «Багышлау» татар хор музыкасы фестивале уза. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

«Татар хор музыкасы хәзинәсе» фестивале программасында:

  • Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе татар хор музыкасы фестиваленең масштаблы проектлары турында сөйләү,
  • традицион музыка кораллары турында лекция,
  • «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбленнән мастер-класс,
  • Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән коллективлар һәм солистлар катнашында «Бердәмлек» концерты.

Татар хор музыкасы фестивале сәнгать җитәкчесе – Әлфия Җаппарова.