Экспертлар: Казанда ипотекага бер бүлмәле фатир алу өчен 210 мең сум акча эшләргә кирәк
Казан ипотека түләү өчен кирәкле хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россия мегаполислары арасында өченче урынны яулады. Экспертлар мәгълүматлары буенча, Казанда яшәүчеләргә бер бүлмәле фатирга кредит алу өчен 210,2 мең сум тирәсе акча эшләргә кирәк. ТР башкаласында бер бүлмәле фатирлар якынча 8,5 миллион сум тора, мондый күчемсез милек өчен шәһәрдә яшәүчеләргә аена 126,1 мең сум түләп барырга туры киләчәк, дип яза РБК.
Билгеләп үтелгәнчә, ипотека буенча түләү 2024 елның октябренә мегаполислардагы яңа төзелештә бер бүлмәле фатирларга уртача бәядән чыгып, беренче кертем 30 процент дәрәҗәсендә түләнгән, кредит 25,4 процент ставка белән 25 елга алынган, дип исәпләнгән.
Мәскәүдә яшәүчеләргә исә 14 миллион сумлык бер бүлмәле фатирга 207,8 мең сум түләп бару өчен 346 мең сум акча эшләргә кирәк. Алга таба исемлектә Санкт-Петербург тора – биредә 235 мең сум акча эшләргә кирәк (фатирларга уртача бәя 9,5 миллион сум булса, биредә яшәүчеләр ай саен 141 мең сум түләп барырга тиеш була).
Дүртенче һәм бишенче урыннарда Түбән Новгород (185,5 мең сум акча эшләргә кирәк) һәм Краснодар (153,3 мең) тора.
Иң түбән хезмәт хакы Воронежда (аена якынча 111,3 мең сум) таләп ителә.