Франциядән Педро Гуанеш Нетто: БРИКС саммитында без Россиянең изоляциядә булмавын күрдек
«Саммит турында алхәбәр чыккан вакытта көнбатышта: «Катлаулы вазгыять һәм санкцияләр булганга күрә беркем дә анда бармаячак, чөнки Россия изоляциядә һәм русларны беркем дә яратмый», - диделәр. Ләкин, күргәнегезчә, без монда. Бөтен дөнья вәкилләрен күрәбез. һәм барысы да Россияне ярата. Мин Россия яхшы якта, ә без начар якта дип әйтмим, әмма бәлки, бу саммит – нур чагылышыдыр. Барысы да без уйлаганнан күпкә катлаулырак.
Минем өчен туган илемә сезнең илдә ниләр барганын сөйләү мөмкинлеге булды, чөнки күпчелек гражданнарның бу хакта бернинди дә күзаллаулары юк. Без БРИКС саммиты турында гына түгел, төрле илләр һәм, әлбәттә, Татарстандагы мәдәният турында да сөйләдек. Көнбатыш ничек кенә теләсә дә, монда без Россиянең изоляциядә булмавын күрдек.
Шуңа күрә без француз халкына биредә булган хәлләрнең барысын да күрсәтәбез: БРИКС саммитын, төрле милләтләрне, Татарстанны, чөнки моны беркем дә белми бит. Татарстан турында сөйләгәндә, минем коллегам: «Бу – фейк ил, ул ил юктыр», - дип шаяртты. Мин «гугл»дан эзләп карадым. Юк, Татарстан Республикасы бар икән! Мин Кыргызстан, Төрекмәнстанны белә идем һәм Татарстанны да үзем өчен ачтым. Ул бик матур! Мин монда мәдәниятне, реаль, фейк булмаган мәдәниятне, милли киемнәрне күрдем, музыка тыңладым. Татарстанда кешеләр үз мәдәниятләре белән бик горурлана. Бу минем өчен бик яхшы ачыш булды.
Эш шунда ки, Россия – бар. Без Россиянең булмавы турында уйлый алмыйбыз. Германия кебек. Безнең Германия белән күп сугышларыбыз булды, ләкин без аны җиңдек. Без дуслар. Әмма дә ләкин без монда, беркөнне без барыбыз бергә эшләргә тиеш булачакбыз. Беләсезме, чикләрне, илне күчереп булмый.
Без туктарга тиеш, тынычлык – бердәнбер карар. Һәм тынычлыкка килешүләр ярдәмендә ирешергә мөмкин. НАТО (Төньяк Атлантик килешү оешмасы) һәм Америка Кушма Штатлары кебек ягулык һәм утны бүләргә тиеш түгелбез.
Без яшьләрдән интервью алдык. Ул бик матур күренеш иде: алар матбугат вәкилләренә шоу күрсәттеләр, Татарстандагы традицион биюләрне күрсәттеләр. Дөресен генә әйткәндә, мин нәрсә дә көтәргә белмәдем. Ул чара бик яхшы оештырылган иде. Шулвакыт хатыныма: «Бәлки, безгә бу урынга тагын бер тапкыр килергә кирәктер?» – дип, хат язып җибәрдем. Чөнки Кремльне күрергә теләгем зурдан, тик вакыт кына җитмәде шул.
Ял итәр өчен кая барыйм икән дип, урын сайлаганда, гадәттә, бу бер үк илләр була: Төркия, Греция, Италия, Франция һ.б. Ләкин Хорватия, Словения, Черногория кебек гүзәл урыннар да бар. Без, мәсәлән, Албаниягә барырга телибез, бу ялган яңалыклардан да ераккарак барасыбыз килә. Бөтен җирдә дә бик шәп!
Минем фикеремчә, ярлы илләр дә, бай илләр дә бар, әмма кешеләр һәр җирдә яхшы. Бу сугышлар белән дәүләт башлыклары гына… Кешелек дөньясы. Бер дә таныш булмаган кешеләрне яратмыйча калу мөмкин түгел. Балаларга гына карагыз. Алар мәктәпкә барганда барчабызга да «сәлам!» – дип әйтә. Ләкин алар үсә төшкәч, үзләрен күрсәтә башлый. Без яңадан эшләтеп җибәрүне башларга тиеш. Татарстанда шул турыда уйладым: монда кешеләр сиңа начарлык теләми, һәм бу сыйфат аларны дустанә һәм игелекле итә», - диде Педро Гуанеш Нетто.