ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Миңнеханов митрополит Корнилий белән очрашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Корнилий белән очрашты. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Митрополит Корнилий Казанга сәфәре кысаларында «Традицион гаилә кыйммәтләре» бөтенроссия иске обряд форумында катнашачак. Чара 29 октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә уза.

«Әлеге форум Россиядә гаилә елы уңаеннан уздырылган мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Бүгенге көндә традицион кыйммәтләрне саклау, гаилә институтына хөрмәт тәрбияләү аеруча зур әһәмияткә ия», - диде Миңнеханов.

Митрополит Республика Рәисенә Казанда мондый форум уздыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде. Ул чарада дөньяның төрле илләреннән 200ләп катнашучы көтелә, дип өстәде.