ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Менделеевск районы Курскиның тыныч халкына, гаскәри частькә гуманитар ярдәм илтте

0

Менделеевск волонтерлары тарафыннан җыелган гуманитар йөк Курскига килеп җитте. Машинаны Курск өлкәсенең Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты штабы активистлары каршы алды.

Алар волонтерлар һәм хәйриячеләргә, шул исәптән «Без бергә» волонтерлар төркеменә һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиевкә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

«Барыгызга да бик зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез – бәяләп бетергесез, без җиңәчәкбез. Дошман тар-мар ителәчәк», - ди хәрби видеода.

Менделеевск районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, җыелган гуманитар ярдәм берничә категориягә бүленгән: тыныч халыкка – азык-төлек һәм кием-салым, госпитальдә яратучы яралыларга – матраслар, урын-җир әйберләре, су. Курск өлкәсенең чик буе районында дошманга каршы көрәшүче гаскәри часть бүлекчәсенә – генераторлар, су, балалар язган хатлар, Казан мәктәпләрендә укучылар җыйган анар һәм лимоннар.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары