ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Кайбыч районы Иске Чәчкабта бер исемдәге ике авыл кешеләре очрашты

0

Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылына Буа районындагы Яңа Чәчкап (аларда авыл исеме шулай языла) авылыннан кунаклар килеп төште. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Кан тартмаса да, җан тарта, дигәндәй, бу авыл кешеләре үзләренең тамырларын Иске Чәчкаб белән бәйли. Тарих чыганаклардан өйрәнеп, әлеге авылдан Буа якларына 1648 елларда күченә башлауларын ачыклаганнар.

Буа ягыннан килүчеләрне, кадер-хөрмәт күрсәтеп, кадерле кунаклардай каршы алдылар. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән алар башта авыл мәктәбе, аннан соң мәчет белән танышты. Очрашуның икенче өлеше мәдәният йортында узды. Анда Яңа Чәчкаптан килүчеләр зур концерт куйды, ул төрле истәлекләр белән үрелеп барды.

Яңа Чәчкапның мәдәният йорты мөдире Хөррия Җиһаншина алып барган бу чарада авылларының тарихы, бүгенгесе, авыл хуҗалыгы, шәхси хуҗалыклар, мәдәни, дини тормыш, мәчет, мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Җыр, гармун тавышлары тынып тормады, нәфис сүз яңгырады.