ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Зәй районында тантаналы төстә төзекләндерелгән юллар ачылды

0

Агымдагы сезонда Зәй районында Зәй-Сарман, Зәй-Сармашбаш юллары капиталь төзекләндерелде. Ремонт эшләре «Сыйфатлы һәм имин юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. Әлеге юлларда капиталь ремонт эшләрен «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы алып барды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Объектны ачу тантанасы район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Федераль Җыены депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров, Азат Хамаев, бик күп мәртәбәле кунаклар катнашында узды.

Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында яңа юлларның район өчен генә түгел, бөтен республикакүләмендә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы Рәисенә, юл төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.

«Юл төзелеше эшләренең сыйфатлы, билгеле бер вакытта башкарылуын күрү сөендерә. Моның өчен заказчыларга да, әлеге юл подрядчыларына да рәхмәт белдерәсе килә. Нәкъ менә төзүчеләр үзеннән соң матур эшләр калдыра, алар белән еллар буе сокланырга мөмкин», — диде чыгышында Разиф Галиевич.

Юллар ачу тантанасынңа Әлмәт автомобиль юллары идарәсе башлыгы Фидаил Хәернасов та катнашты. Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы булып хезмәт куйганда аның җитәкчелегендә биредә эшләр башланды.

Зәй-Сарман юлында 3 километрда юллар яңартылды. Автомобиль юлында капиталь ремонт юлның норматив таләпләргә, шул исәптән хәрәкәт куркынычсызлыгына җавап бирмәве һәм җир өслегенең торышы канәгатьләнерлек булмавы сәбәпле ясалды. Әлеге объектта яңа юл өслеге яңартылды, су үткәргеч торбалар үзгәртеп корылды, разметка сызылып, яңа юл билгеләре, металл коймалар куелды.

Мәртәбәле кунаклар район башлыгы белән символик билгене әйләндереп, юлны тантаналы төстә ачты. Беренче булып юлдан йөк машиналары узды.