ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Француз Александр Дюмонтэ: Казан – бөтен дөньяга танылырга лаеклы туристик урын

0

Франция журналисты Александр Дюмонтэ Казан шәһәрен бөтен дөньяга танылырга тиешле туристик урын дип атады. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә сөйләде.

«Мин – француз, Казанга БРИКС 2024 саммитында катнашыр өчен Париждан килдем. Мин үзем өчен Казан шәһәрен, бигрәк тә татар мәдәниятен, моңарчы белмәгән Татарстанны ачтым. Казан турында дусларыма сөйләргә ниятлим. Минем уйлавымча, Казан – бөтен дөньяга танылган булырга тиешле туристик урын. Мин барлык европалыларны һәм французларны Казанга чакырачакмын. Бу бер үк вакытта гади, белемле, күңелле һәм бик кунакчыл кешеләре булган тылсымлы һәм искитмәле шәһәр», – дип бәяләде ул француз телендә.

Франциядә булган чакта Казанга килгәнче ул Татарстан турында ишетеп кенә белгән. «Монда килгәч, Казан, Кремль, башкаланың шактый танылган мәчетләрен күрдем. Үзем өчен мин яңа заманча, бик чиста һәм искиткеч матур тарихи үзәге булган шәһәрне ачтым. Һәм, әлбәттә, мин Татарстан кухнясына сокланам. Искиткеч аш-сулары булган рестораннар бар. Кыскасы, мин сезне Казанга чакырам! Һәм Татарстанның барлык халкына искитмәле кабул итүләре өчен рәхмәт! Барыгызга да рәхмәт! Күрешкәнгә кадәр», – диде Александр Дюмонтэ.