ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Татарстанда кыяр һәм алма арзанайды, ә каймак һәм маргарин кыйммәтләнде

0

14-21 октябрьдә Татарстанда алма якынча 2 сумга арзанайды. Аның 1 килограммы 116,06 сум тора. Бу хакта Татарстанстат статистикасында белдерелә.

Моннан тыш, яңа өзелгән кыяр бәясе 2,2 сумга, ягъни 103,54 сумга кадәр, кишер якынча 1 сумга, ягъни 29,61 сумга кадәр, кызыл чөгендер 1,02 сумга, ягъни 33,8 сумга кадәр төште. Моннан тыш кәбестә, балалар туклануы өчен яшелчә һәм ит консервалары, сосиска һәм сарделька, пешкән колбаса, балалар өчен коры сөт катнашмалары һәм башкалар арзанайды.

Шул ук вакытта узган 7 көн эчендә кайбер продуктларның бәясе артты. Яңа өзелгән помидорның килограммы якынча 2 процентка, ягъни 136,12 сумга кадәр, балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консервалары 1,46 процентка, ягъни 518,68 сумга кадәр, каймак 1,74 процентка, ягъни 238,09 сумга кадәр, маргарин 1,77 процентка, ягъни 226,57 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Аракы, арыш һәм бодай икмәге, кара чәй, эремчек, көнбагыш мае һәм башка товарларның бәясе 1 проценттан кимрәк үзгәрде.