ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Саммит вакытында Казан рестораннарында чит ил кунаклары яратып ашаган ризыклар аталды

0

Татар камыр ризыклары Казандагы БРИКС саммитында катнашучылар арасында зур популярлык казанды. Чит ил кунаклары арасында аеруча зур кызыксыну уяткан ризыклар турында ТАССка ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, чәкчәк беренче урында.

«Барлык делегацияләрне дә чәкчәк белән каршы алганга күрә кунаклар килеп менюда чәкчәк бармы һәм ул нәрсә, дип сорады. Ягъни, чәкчәк беренче урында булды. Барысы да югары бәяләде. Заказ биреп ашап карап кына калмыйча, үзләре белән алып кайтырга һәм бүләккә дип тә алып киттеләр», — дип билгеләде ул.

Моннан тыш, рестораннарга килүчеләр өчпочмакка еш заказ биргән. Популярлык буенча өченче урынны гөбәдия яулаган. «Шулай ук традицион татар токмачлы ашын да еш алдылар. Болар барысы да зур кызыксыну уятты», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Моннан тыш, кунаклар Казан тарихы турында сораулар биргән: Татарстан башкаласына ничә ел булу һәм биредә нинди кызыклы урыннарны барып күрергә кирәклеге турында белешкән.

Шәрәфетдинова сүзләренә караганда, чит ил делегацияләренә хезмәт күрсәткән рестораннарда милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылган.

«Гөбәдия кыздырылган эремчек кебек гадәти булмаган ингредиентлары белән зур кызыксыну уятты. Аннары, өчпочмак ясауны ошаттылар – кунакларга камырны бизәп бөкләү кызык булды», - диде ул популяр чаралар турында сөйләгәндә.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда катнашу өчен шәһәргә 5 меңнән артык делегат, шул исәптән 36 ил вәкилләре килде.