ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда ялларда бераз суыта һәм җепшек кар явачак

0

Алдагы көннәрдә Татарстанда температураның түбәнәюе көтелә. Салкын атмосфера фронты циклон белән алмашына, ул төбәккә яңгыр һәм җепшек кар алып килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә сөйләделәр.

Җомга, 25 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +4..+9 градус тәшкил итә.

Шимбәдә циклон Татарстанга төньяк-көнбатыш һава агымнарын алып киләчәк. Урыны белән яңгыр, аерым районнарда җепшек кар көтелә. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус тәшкил итсә, көндез +2..+7 градуска кадәр күтәрелә.

Якшәмбе температура фоны түбәнәюен дәвам итә. Төнлә -2..+3 градус, көндез исә +1..+6 градус булачак. Көндез бераз яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин.

28-29 октябрьдә төнлә һава температурасы -3..+2 градус, көндез +2..+7 градус тәшкил итәр дип көтелә. Югары атмосфера басымына да карамастан, дүшәмбе бераз яңгыр, җепшек кар явачак. Сишәмбе явым-төшем ихтималы аз.