ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Владимир Путин Палестина дәүләтен төзү яклы булуын әйтте

0

Россия Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгыштагы конфликтны җайга салу гомумтанылган халыкара-хокукый нигездә ирешелергә тиеш. Бу турыдан-туры Израиль белән тату яшәүче бәйсез Палестина дәүләтен төзүне күздә тота дип саный. Бу хакта ул «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы XVI БРИКС саммитының беренче пленар утырышында Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә белдерде.

«Кичектереп булмый торган бурыч – Якын Көнчыгыш проблемасын хәл итү өчен комплекслы сәяси процессны башлап җибәрү. Көчләүне туктатырга, зыян күрүчеләргә тормыш итү өчен мөһим ярдәм күрсәтергә кирәк. Палестина халкына карата тарихи гаделсезлекне төзәтү Якын Көнчыгышта тынычлык гарантиясен бирергә мөмкин. Бу мәсьәлә хәл ителмичә, нәтиҗәгә ирешеп булмаячак», - диде дәүләт башлыгы.

Аның фикеренчә, Палестина территорияләрендә тынычлык һәм тотрыклылыкны торгызу өчен төп таләп – Берләшкән Милләтләр Оешмасының Куркынычсызлык Советы һәм Генераль Ассамблеясе резолюцияләре белән хупланган ике дәүләт формуласын гамәлгә ашыру.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Якын Көнчыгыштагы конфликтның кискенләшүен инде дистә еллар буе туктатып булмый. Ул искәрткәнчә, Палестина-Израиль каршылыгының чираттагысы – иң канкойгыч булган.

«Газа секторындагы сугышлар нәтиҗәсендә 40 меңнән артык кеше һәлак булды, аларның күбесе – тыныч тормыш итүче гади халык. Әмма без һәрвакытта да теләсә нинди террорчылык күренешләренә каршы чыгабыз. Бер ел элек Газада башланган хәрби хәрәкәтләр хәзер Ливанга да таралды. Израиль һәм Палестина арасында конфронтация градусы кискен артты. Болар барысы да чылбыр реакциясен хәтерләтә һәм бөтен якын Көнчыгышны тулы масштаблы сугыш чигенә куя», – дип ассызыклады ул.

Россия лидеры өстәп әйтүенчә, качаклар саны инде 1,5 млн кешедән артып киткән. Моннан тыш, инфраструктурага һәм торак йортларга, мәктәп, хастаханәләр, социаль объектларга зыян салынган. Йортлар, биналар әле дә җимерелә бара. Без һәрвакыт Якын Көнчыгышта тотрыклылыкка үзебезнең саллы өлешебезне кертергә омтылдык һәм проблема кискенләшә башлаганнан бирле башка партнерлар белән аны җайга салу процессына актив кушылдык», – дип йомгаклады РФ Президенты.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.