ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин БРИКС илләре хезмәттәшлегенең өч магистраль юнәлешен атады

0

Россия БРИКСта рәислек иткән вакытта хезмәттәшлекнең өч төп юнәлеше буенча эшләде, дип белдерде Владимир Путин саммитның тар составындагы утырышында.

«Без БРИКСның абруен ныгытырга, дөнья эшләрендә, мөһим глобаль һәм региональ проблемаларны хәл итүдә аның ролен күтәрергә омтылдык, дәүләтләребезнең өч магистраль юнәлештә: сәясәт һәм иминлектә, икътисад һәм финансларда, мәдәни һәм гуманитар багланышларда күп планлы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә һәрьяклап ярдәм иттек», — диде президент.

Ул билгеләп үткәнчә, БРИКС эшенә яңа әгъзаларны салмак һәм мөмкин кадәр тулы интеграцияләүне тәэмин итү өчен күп нәрсә эшләнә.

Саммитта катнашучы илләр сүздә түгел, ә эштә дөньядагы хәлләр торышы өчен җаваплылык күрсәтәләр, тигезлек, яхшы күршелек һәм үзара хөрмәт өчен чыгыш ясыйлар, дип өстәде Путин.

Россия лидеры шулай ук берләшмәнең алга таба киңәюе мөһим мәсьәлә булып тора дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләренең БРИКС белән элемтәләрне ныгытуга кызыксынуын игътибарсыз калдыру дөрес булмас иде. Мондый омтылышны инде 30дан артык дәүләт белдергән. Монда балансны сакларга һәм берләшүнең нәтиҗәлелеген киметмәскә кирәк, дип ассызыклады президент.

БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләре катнаша.