ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Казанга килде

0

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Белоруссия Президенты Александр Лукашенко килде. Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Аэропортта Александр Лукашенкога чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Алданрак Белоруссия Тышкы эшләр министры Максим Рыженков белдергәнчә, республика БРИКСның партнер-иле статусын алуга өметләнә, бу – тулы хокуклы әгъзалыкка беренче адым булып тора. Минск берләшмәгә керү өчен узган ел гариза җибәргән иде. БРИКС илләре әлегә яңа әгъзалар кабул итмәскә карар кылуга карамастан, Россия Белоруссиягә партнер ил статусын алуда ярдәм итәргә вәгъдә итте.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.