ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Владимир Путин күп поляр дөньяның кардиналь үзгәрешләре турында белдерде

0

Россия Президенты Владимир Путин Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммитында күп поляр дөньяның кардиналь үзгәрешләре турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, БРИКС илләре «сүздә түгел, ә эштә» дөньяның киләчәге өчен җаваплылык күрсәтә, глобаль тотрыклылык һәм куркынычсызлык өлкәсендәге хәлләргә уңай йогынты ясый, кискен төбәк проблемаларын хәл итүгә саллы өлеш кертә.

«Бу глобаль аренада БРИКС курсы стратегиясенең асылы, ул халыкара бергәлекнең төп өлеше – дөньякүләм күпчелекнең өметләренә җавап бирә. Һәм нәкъ менә шундый курс хәзерге шартларда аеруча кирәк, дөньяда чын мәгънәсендә кардиналь үзгәрешләр булганда», - диде Владимир Путин тар состав форматында БРИКС саммиты утырышында.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.