ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кайбыч ЗАГСында ата-аналарга яңа туган балаларның таныклыкларын тапшырдылар

0

ЗАГСта Әтиләр көненә багышлап үткәрелгән тантанада да гаиләләрне зурладылар. Анда әти-әниләргә яңа туган сабыйларының беренче документларын — туу турындагы таныклыкларын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.

Тантанага Кошман авылыннан бу елның августында беренче балалары Камилне кулларына алган Чулпан һәм Альберт Камалиевлар, Олы Кайбычтан Камилә һәм Рушан Борһановлар гаиләләре чакырылган иде.

Әле шушы көннәрдә генә өченче улы Рамазанны тапкан Камилә үзе килә алмаса да, тормыш иптәше нәни уллары Ридан, Вилдан белән килгән иде. ЗАГС җитәкчесе вазифасын башкаручы Зилә Сөнгатуллина гаиләләргә улларының туу турындагы таныклыкларын тапшырды.

Яшь гаиләләрне бала туу шатлыгы уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады, бүләкләрен тапшырды, сабыйларын исән-сау үстерүләрен, күп балалы гаиләләрнең күп булуын теләде.

Тантанада катнашкан Әтиләр советы җитәкчесе Ильяс Галиуллин да гаиләләргә җылы теләкләрен җиткерде, истәлеккә бүләкләрен бирде.