ru24.pro
World News
Октябрь
2024

КФУда БРИКС саммиты көннәрендә урнашкан аномаль җылы һава торышы турында сөйләделәр

0

БРИКС саммиты көннәрендә Казанда циклон сәбәпле урнашкан аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде. Югары уку йортының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Тикшеренүче октябрьнең җиденче ел рәттән аномаль җылы булуын билгеләп үтте. «Агымдагы айның беренче ике декадасында һаваның уртача айлык температурасы 7,2 Цельсий градусы тәшкил итә. Беренче һәм икенче декадада һава температурасы нормадан бер градустан артыграк иде», - дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта метеоролог аңлатканча, көзге икенче айның өченче декадасы циклональ һава торышы аркасында аномаль җылы булачак. «<...> без циклон тәэсирендә торабыз, ул күк йөзен болытлы итә, ә бу төнлә җир өслеген суытырга мөмкинлек бирми, уңайлы температура фонын формалаштыра. Әгәр хәзер антициклон урнашкан булса, сизелерлек салкынрак булыр иде», - диде Әүхәдиев.

Галим өстәп әйткәнчә, 30 ел элек, 1994 елда, хәзергегә караганда күпкә салкынрак булган. Ул елны 21 октябрьгә Казанда кар катламының биеклеге 18 сантиметрга җиткән.

Үз чиратында Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь билгеләп үткәнчә, 24 октябрьдә Татарстанга атмосфера фронты килгәннән соң республикада температура фоны түбәнәя башлаячак. 25 һәм 26 октябрь төннәрендә һава температурасы 0..+5 градус, ә көндез +2..+7 градуска кадәр көтелә.