Индонезиянең тышкы эшләр министры БРИКС саммитына килде
Индонезиянең тышкы эшләр министры Сугионо БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән.
Халыкара аэропортта аны җылы каршы алганнар, татарның милли ашы чәкчәк белән сыйлаганнар һәм аның ипи-тоздан аермасы турында сөйләгәннәр.
- БРИКС саммиты өч көн – 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бүген саммитта катнушчы илләр делегацияләрен каршы алдылар.