Чит ил журналистлары Казанда БРИКС саммитының нинди перспективалар ачуы турында сөйләде
БРИКС саммиты анда катнашучыларга үсеш өчен яңа мөмкинлекләр табарга ярдәм итәчәк. Бу хакта саммитта катнашучы чит ил журналистлары белдерде.
Һиндстанның WION массакүләм мәгълүмат чарсы вәкиле Сиддант Сиббал сүзләренчә, аны студентлар алмашу мәсьәләләрендә ике илнең багланышлары кызыксындыра.
«Россия белән Һиндстанның бик яхшы халыкара мөнәсәбәтләре бар, алар үзләрен күп еллар дәвамында күрсәтте», — диде ул.
Казанда саммит башка илләргә Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Владивосток кына түгеллеген күрсәтү мөмкинлеге булды, дип өстәде Сиббал.
Кытайның Xinhua медиахолдингы вәкиле фикеренчә, саммитның нәтиҗәсе катнашучылар алдында төрле өлкәләрдә яңа мөмкинлекләр ачачак. Ә ZDF TV немец холдингының Мәскәү бюросы журналисты Армин Курпер финанс һәм истеблишмент өлкәләрендәге актуаль сорауларга игътибар итте, чара кысаларында алар турында сөйләшү булачак. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья конфликтлары буенча планлаштырылган фикер алышулар да мөһим.
KazanFirst басмасы мәгълүматлары буенча, Казанда БРИКС саммитын яктырту белән 59 илдән 2 меңгә якын журналист шөгыльләнә. Халыкара чара Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза.