Миңнеханов Казанда Путин һәм Си Цизиньпин очрашуында катнаша
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин очрашуында катнаша. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Илләр лидерлары бер-берсен әңгәмәдәш телендә сәламләде. Си Цзиньпин шулай ук рус телендә «Казанда булуыма шатмын» дип белдерде.
Республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше якынча ике тапкыр арткан һәм 3 млрд доллардан артык тәшкил иткән. Кытай Халык Республикасы провинцияләре белән 8 килешү төзелгән.
Шулай ук хезмәттәшлек «Идел – Янцзы» форматында хезмәттәшлек советы кысаларында гамәлгә ашырыла. Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консуллыгы эшли, ә Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге ачылды.
Татарстанда гамәлгә ашырылган зур уртак проектлар арасында Haier компаниясе проекты да бар. Республикада әлеге компания төзегән биш завод эшли. Моннан тыш, Кытай белән Татарстанның кайбер предприятиеләре хезмәттәшлек итә.
Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла - Казанда гына да 2 меңнән артык кытай студенты белем ала.
Агымдагы елның сентябреннән Кытай ташучысы Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә ачты.
БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза.
Фото, видео: Татарстан Рәисе матбугат хезмәтеннән.