ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Кытай Рәисе Си Цзиньпин: Безнең илләрне берләштергән Бөек чәй юлы Казан аша үткән

0

Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Казанда үтүче БРИКС саммиты кысаларында Владимир Путин белән очрашуда Татарстан һәм Кытайның элек-электән бәйле булуларын әйтте.

«Сезнең чакыруыгыз буенча борынгы Казан шәһәренә БРИКСның XVI саммитына килүемә бик шатмын. Бу – агымдагы елда безнең өченче очрашуыбыз», – дип белдерде Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин.

«БРИКС саммиты Казанда уза, мин бу шәһәр турында бик күп мәгълүмат белдем. Әлеге саммит та зур әһәмияткә ия. Миңа 400 ел элек безнең илләрне тоташтырган Бөек чәй юлының да Казан аша үткәнлеге билгеле булды. Нәкъ менә шул юл аша Кытайда җитештерелә торган уишань чәен Россиянең төрле төбәкләренә китергәннәр», – дип сөйләде Си Цзиньпин.

Фото: © Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

  • Владимир Путин Казанда Кытай Рәисе Си Цзиньпин белән сөйләште

  • БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.