ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Палестина Президенты Мәхмүд Аббас Казанга килде

0

Палестина Президенты Мәхмүд Аббас БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

БРИКС саммиты Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы башкаласы халыкара аэропортында Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Аэропортта Палестина Президенты Мәхмүд Аббаска чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Палестина лидеры һәм Россия Президенты Владимир Путин Газа секторында тынычлык урнаштыру чаралары турында сөйләшүләр уздырачак. Аларның әңгәмәсе 24 октябрьгә, БРИКС саммитының соңгы көненә планлаштырылган.

  • БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.