БРИКС саммиты кысаларында матбугат үзәге эшли башлады
«Казан Экспо»да БРИКС 2024 саммиты матбугат үзәге эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе яза. Чарага аккредитацияләнгән матбугат вәкилләре төгәл саны билгеле түгел – бу конфиденциаль мәгълүмат. Әмма элегрәк хәбәр ителгәнчә, анда 59 илдән 2 меңнән артык журналист эшләячәк.
Матбугат үзәгендә халыкара тапшыру үзәге оештырылган. Журналистлар биредән үз илләренә трансляция алып бара ала. Алар өчен интернетка керү мөмкинлеге булган 300гә якын эш урыны булдырылган. Шулай ук пресс-румнар һәм брифинг заллар бар. Моннан тыш, матбугат үзәгендә зур экранда саммитның төп чаралары турыдан-туры трансляцияләнә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.
Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Абдел Фаттах әс-Сиси белән очрашулары планлаштырылган.