ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Казан аэропортында саммитка килүче БРИКС лидерлары өчен сәламләү видеолары урнаштырылган

0

Казан халыкара аэропортында медиаэкраннарда Татарстан башкаласына килүче БРИКС илләре лидерлары өчен сәламләү видеолары урнаштырылган.

Видеоларның берсе Россия Президенты Владимир Путинга адресланган.

Медиаэкраннарда Россия лидерыннан тыш Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Иран Президенты Масуд Пезешкиан, Мисыр Президенты Абдел Фаттах әс-Сиси һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бен Заид әл-Нахайян күрсәтелә.

Видео: t.me/eduvtatarstan/