ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Казанда мобиль интернет эшендәге өзеклекләр иминлек чаралары белән бәйле

0

Татарстан башкаласында мобиль интернет эшендәге өзеклекләр БРИКС саммиты вакытында иминлек тәэмин итү белән бәйле.

Шул ук вакытта кәрәзле телефоннар аша ашыгыч хезмәтләргә («112» һәм башкалар) шалтырату мөмкинлеге саклана, дип ачыклык кертте «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында телекоммуникация өлкәсендәге чыганак.

«Казанда БРИКС саммиты уздыруга бәйле рәвештә иминлек тәэмин итү чаралары көчәйтелде, шул сәбәпле мобиль интернет эшендә урыны белән вакытлыча өзеклекләр булырга мөмкин», - диелә чыганак хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Ул өч көн дәвам итәчәк. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Абдел Фаттах әс-Сиси белән очрашулары планлаштырылган.