ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Ольга Скабеева «Татмедиа» түбәсеннән БРИКС саммиты турында туры эфир алып бара

0

Телевидение алып баручысы Ольга Скабеева Казанга БРИКС саммитына килде. Ул «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» программасы махсус чыгарылышы өчен «Татмедиа» бинасы түбәсеннән туры эфир алып бара.

Репортажда ул саммитның актуаль көн тәртибе турында сөйли, кызыклы темалар анонслый һәм Татарстан башкаласына килүен дәвам итүче катнашучылар һәм делегацияләр рекордлы саны турында искәртә. Әйтик, ул Казанга Кытай Халык республикасы Рәисе Си Цзиньпин килү турында җентекләп сөйләде.

Фото: © стоп-кадр

Турыдан-туры эфир башлар алдыннан Ольга Скабеева «Татмедиа» АҖ коллегалары – аерым алганда, медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашты. Телевидение алып баручысы трансляция уздыру урынын бик ошатуы турында әйтте.

«Бу «Татмедиа» локацияләре арасында иң яхшы мәйданчык, аннан Кремльгә искиткеч күренеш ачыла. Башта туры трансляцияне «Чаша»да үткәрү планлаштырылган иде, әмма анда элемтә юк. «Татмедиа» интернет линиясенә тоташтыру оештырдык», - диде Шамил Садыйков.

Ольга Скабеева «Вести» һәм «Вести недели» программалары корреспонденты буларак танылды. 2015-2016 елларда «Россия 1» телеканалында «Вести.doc» авторлык программасын алып барды. 2016 елның 12 сентябреннән ире Евгений Попов белән бергә «Россия 1»да «60 минут» дип аталган иҗтимагый-сәяси шоу алып бара. 2019 елның гыйнварыннан Скабеева шулай ук «Россия 24» каналында влог алып бара.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Ул өч көн, 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр, дәвам итәчәк. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Россия Президенты Владимир Путинның 22 октябрьдә «Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Абдел Фаттах әс-Сиси белән очрашулары планлаштырылган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйга уздыру – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бу көннәрдә шәһәр якынча 20 мең кунак кабул итәчәк.