ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Миңнеханов: Казандагы «РОСТКИ» форумы Россия төбәкләре өчен Кытайда күпер булырга тиеш

0

Россиянең акрынлап Көнчыгышка борылуы Татарстан белән Кытай арасында сәүдә күләме артуга китерде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Xinhua басмасына биргән интервьюсында белдерде. Үзара файдалы хезмәттәшлек үсешенә шул исәптән 2023 елда Казанда беренче тапкыр узган «РОСТКИ» Россия-Кытай форумы да ярдәм итә.

Икенче форум Татарстан башкаласында ноябрь аенда уза.

«Без бу форум Татарстан һәм аның Кытай партнерлары арасында алмашу мәйданчыгы да, Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен Россиянең башка төбәкләре өчен күпер дә төзер дип өметләнәбез», — диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов Татарстанның логистика һәм транспорт үсеше мәсьәләләре белән актив шөгыльләнүенә игътибар итте. 2023 ел ахырында республика буенча уза торган һәм «Көнбатыш Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара коридорына керә торган М12 автоюлы участогы файдалануга тапшырылды, Зөядә мультимодаль логистик үзәк ачылды. Бу Татарстанның Европа белән Азияне тоташтыручы җир өсте, һава һәм су транспорт маршрутларында урнашу өстенлеген арттырыр дип планлаштырыла.

Кытай басмасына эксклюзив интервью 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда узачак БРИКС саммитына багышланган иде.