Чаллы җитәкчеләренә генерал-полковник Лапинның Рәхмәт хатлары тапшырылды
Чаллыда 10 оешма һәм предприятие җитәкчесе махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрбиләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен билгеләп үтелде. Автошәһәр мэриясендә аппарат киңәшмәсендә аларга «Төньяк» гаскәрләре группировкасы командующие генерал-полковник Александр Лапинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рәхмәт хатларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды, Ул шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасына сәфәрдән кайтты.
Бүләкләнүчеләр арасында Дәүләт Советы депутатлары Алексей Горшков, Раил Миңнегалиев, Марат Мөхәммәдиев, Таһир Сөнгатуллин, Марсель Төхвәтуллин һәм Руслан Мостафин, «Ак Барс» җиһаз фабрикасы генераль директоры Нәкыйп Галимов, «ТРИО ГРУПП» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Иван Кузьмин бар.
Шулай ук Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Алмаз Хамматов һәм үзәк район Территораль иҗтимагый үзидарә үсешенә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова билгеләп үтелде.
«Сезгә ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Тагын бер кат уртак фикеремне белдерәм, бу ярдәм бик кирәк һәм мөһим. Һәм һичшиксез, алга таба безнең уртак эшебезгә өметләнәм, мондый Һәр ярдәм кешенең гомерен сапклап калырга мөмкинлеген аңлыйм. Әгәр дә бу бер кеше гомерен саклап калса да, сез барыгыз да үзегезгә юкка гына яшәмәвегез турында әйтә аласыз. Шуңа күрә алга таба да хәрбиләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез. Халык һәм армия бердәм диләр. Теләсә нинди сүз реаль эшләр белән ныгытылырга тиеш. Бу реаль эшләр безнең шәһәрдә Сезнең белән бара, шуңа күрә сезгә зур рәхмәт», - диде мэр.
Махсус хәрби операция башланганнан алып Чаллыдан 28нче һәм агымдагы елда 14нче шефлык ярдәме җибәрелде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәрбиләргә гуманитар йөкне шәхсән үзе тапшырды.
2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.