ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Казанда метроның икенче тармагының беренче участогын 2027 елда тапшырырга планлаштыралар

0

Казан метросының икенче тармагындагы дүрт станцияне 2027 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Төзелеш график буенча алып барыла. Бу хакта РИА Новостига Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Әйе, барысы да график буенча бара, - дип раслады ул. — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хәзер метро төзүчеләр метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын сала. Аның озынлыгы 5,4 километр, якынча Фучик урамыннан Сахаров урамына кадәр узачак. «ТАССРның 100 еллыгы», «Академик», «Зилант», «Тулпар» станцияләре булачак.

Метшин сүзләренчә, эшчеләр «Академик» һәм «ТАССРның 100 еллыгы» станцияләре арасындагы 1011 метр озынлыктагы сул куыш тоннелен казып бетергән. Кире юнәлештә бара торган уң тоннельгә килгәндә, 50 метр юл үтелгән.

«Метро төзүчеләр беренче участокны 2027 елда тапшырырга тырышалар һәм вәгъдә итәләр», - диде ул.

Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, беренче этап кысаларындагы эшләргә, челтәрләрне алып чыгуны исәпкә алып, 43 млрд сум таләп ителә. Төзелешкә акча Татарстан бюджетыннан җибәрелә.