ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

БРИКС саммиты вакытында Казан поликлиникалары чакыруларны бер сәгатькә озаграк кабул итә

0

БРИКС саммиты вакытында Казан поликлиникалары көчәйтелгән эш режимына күчә. 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр табиблар өйгә ашыгыч чакыруларны гадәти графиктан бер сәгатькә озаграк кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

БРИКС саммиты көннәрендә балалар поликлиникалары өчен чакырулар 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Өлкәннәр поликлиникалары өчен кабул итү 8:00 сәгатьтән 20:00 гә кадәр үткәреләчәк.

Шул рәвешле, өйдә кичектергесез медицина ярдәме балаларга 20:00 сәгатькә кадәр, ә өлкәннәргә 21:00 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, БРИКС саммиты вакытында ашыгыч ярдәм хезмәте эше көчәя. Татарстан башкаласына өстәмә рәвештә 47 ашыгыч ярдәм бригадасы киләчәк. Барлык медицина учреждениеләре штатлы режимда эшләячәк, дип билгеләп үттеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгында.