ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ноябрь башында өстәмә ял көннәре булачак

0

Ноябрь башында татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул дүшәмбегә туры киләчәк.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» ТР Законы нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул чәршәмбегә туры киләчәк.

Шул ук вакытта октябрь ахыры — ноябрь башында Россия халкына алты көн рәттән эшләргә туры киләчәк. 2 ноябрь шимбәсеннән ял көне 30 апрельгә күчерелде.

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә эш көне ял көне алдыннан бер сәгатькә кыскара. Димәк, 2 ноябрьдә шимбә һәм 5 ноябрьдә шулай булачак.