ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда Милорад Додик «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады

0

Бүген БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик ачык мәйданда һәм Дәүләт Советы фойесында урнаштырылган Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсендә булды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Дәрәҗәле кунакны Татарстанның икътисадый, сәнәгый, инновацион һәм технологик потенциалы белән таныштырганда, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республикада импортны алмаштыру программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте, шуның нәтиҗәсендә күргәзмәдә куелган техниканың күпчелеген җитештерү үзебезнең комплектлаучы детальләргә күчте.

Министр сүзләренә караганда, Татарстанда җитештерелгән машиналар, суднолар һәм авыл хуҗалыгы техникасының бәясе чит илләрнеке белән чагыштырганда күп мәртәбә кимрәк. «Бу Россиянең БРИКС илләре белән икътисадый хезмәттәшлегенә яңа перспективалар ача», - диде ул.

Күргәзмәдә Татарстанның 13 предприятиесе, шул исәптән КАМАЗ, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, РариТЭК, РИАТ, АлАЗ, Казаньсельмаш, Аурус, Соллерс, Казан вертолет заводы, МТЗ-ТАТАРСТАН һәм башка компанияләр экспозицияләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмәнең эчке экспозициясендә Сербия башлыгы Татшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башка компанияләр продукциясен карады.

Милорад Додик Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсен карау барышында күргәннәреннән канәгать булуын белдерде һәм республикага уңышлар һәм чәчәк ату теләде.

Журналистлар белән сөйләшкәндә ул, БРИКС - башкаларның хокукларын хөрмәт итеп һәм бер-берсенең эчке эшләренә тыкшынмыйча, тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклый торган хәрәкәт, дип билгеләп үтте. «Бу дөнья тәртибенең гамәлдәге системасына альтернатива, - диде ул. - Бу берлеккә бернинди басымсыз, гаделлек һәм тынычлык теләп, башка дәүләтләр дә керә ала».

Президент үз илен БРИКС составында күрәме, дигән сорауга җавап итеп, Милорад Додик дөньяда күп илләрнең бу берләшмә белән элемтәләрне киңәйтү һәм хезмәттәшлек формаларын өйрәнә башлавын билгеләп үтте. «Минем уйлавымча, Сербия дә бу мәсьәләне хәл итү өстендә актив эшләячәк», - диде Президент.

  • Татарстан компанияләре продукциясе күргәзмәсен карау алдыннан Милорад Додик Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, аның барышында 2024-2026 елларга чаралар планы имзаланды.