ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль чара узачак

0

Казанда башкорт халык шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль чара узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачылар каршында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, «Ак Тирәк» башкорт халык ансамбле («Залесный» мәдәни үзәге) һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак.

Чара Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамлана.

Әдәби-музыкаль чара 20 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Казанның Мостай Кәрим исемендәге скверында башлана.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы башкорт милли-мәдәни автономиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан һәм Башкортстан Язучылар берлекләре, Мостай Кәрим фонды (һ.б.) вәкилләре катнаша.

Чарага теләгән һәркем кушыла ала.