ru24.pro
World News
Октябрь
2024

Путин: БРИКС - ул көнбатышка каршы берләшмә түгел

0

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, БРИКС берләшмәсе Көнбатышка каршы түгел.

«БРИКС - ул көнбатышка каршы берләшмә түгел. Ул көнбатышныкы түгел», - диде Путин БРИКС илләре белән хезмәттәшлеккә багышланган очрашуда.

Россия лидеры белдергәнчә, БРИКС үзен беркемгә дә каршы куймый. Бу бары тик бер-берсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, мөнәсәбәтләрне үзара хөрмәт итүдә төзи торган илләрнең берләшүе генә.

«Без Казанда шушы базада эшләячәкбез дә», - дип ачыклык кертте Путин.

Искәртик, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Халыкара чарада 30дан артык ил вәкиле катнашыр дип көтелә.

Путин Казандагы БРИКС саммитында аның ике яклы 17 очрашуы планлаштырылуын белдергән иде.