Фәнир Галимов Фән Вәлиәхмәтов истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты
Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь, Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Галимов ике тугандаш халыкның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасының Шарандагы вәкиллегенең ВКонтактедагы төркеме хәбәр итә.
«Фән Вәлиәхмәтов республикаларыбыз мәдәнияте һәм сәнгате тарихында якты эз калдырды, һәм аның иҗаты яңа буыннарны рухландыруын дәвам итә.
Инициатива кысаларында тәкъдим ителә:
Төркемдә әлеге инициативаны хуплау буенча тавыш биреп тә була.