Казанда Апанай мәчетенең 255 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
26 октябрь көнне Казанда Апанай мәдрәсәсе бинасында (Ш.Мәрҗани ур., 28) Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Әлеге истәлекле вакыйгада шәрәфле кунаклар, җитәкчеләр, дин эшлеклеләре, галимнәр, тарихчылар, мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр, мәхәллә халкы, шул исәптән мәчетнең тарихи мирасын саклауга өлеш кертүчеләр, Апанай нәселен дәвам итүчеләр катнашачак.
Мәчет юбилее «Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман» конференциясе белән башланып китәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Юбилей кысаларында китапханә ачылышы һәм мәчет юбилеена багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү кичәсе көтелә.