ru24.pro
World News
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Валентина Матвиенко: Казандагы БРИКС саммиты тарихның алга таба барышын билгеләячәк

0

Америка Кушма Штатларында Президент сайлау түгел, ә Казандагы БРИКС саммиты дөнья тарихының алга таба барышын билгеләячәк. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Telegram-каналында шулай дип белдерде.

«Дөнья җитди рәвештә үзгәрде. Алда торган АКШ Президентын сайлау дөнья бергәлеге өчен иң әһәмиятлесе һәм тарихның алга таба барышын билгели торган ел вакыйгасы булмаячак. Нәкъ менә БРИКС шундый вакыйга булачак», - дип язган Федераль Җыенның югары палатасы спикеры.

Матвиенко фикеренчә, «бу – объектив һәм кире кайтмый торган процессларның чагылышы». Димәк, аның инануынча, «тирбәлеп торган Штатларда» түгел, ә нәкъ менә Казанда кешелекне үстерү векторы расланачак.

«АКШта тавышларны санау нәтиҗәләре түгел, ә Татарстан башкаласында өч көн дәвам итүче БРИКС саммиты һәм чит ил лидерларының сөйләшүләре киләчәгебезгә төп йогынты ясаячак», - диде сәясәтче.

Матвиенко инануынча, суверен дәүләтләрнең «чын мәгънәсендә җаваплы» лидерлары моны аңлый. Ул «саммиттагы вәкиллек дәрәҗәсе һәм БРИКСка керү өчен гаризалар санының даими рәвештә артуы» үз тезисларына дәлил булуын әйтте.

«Россиядәге яңалыкларны бөтен континентларда да күзәтеп барырлар дип ышанам. Һәм бу дөрес тә», - дип сүзен төгәлләде Валентина Матвиенко.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында 17 ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.